Яшьлек яшьләр үзәге базасында урнашкан “Игелекле Саба” игелек үзәге, бүген районыбыздагы яшь волонтерларны бәйрәм белән котлады.
Ел саен 5 декабрьдә Россия Президенты Указы нигезендә, волонтерлар, ягьни ирекле ярдәм итүчеләр көне билгеләп үтелә. Районыбызда барлыгы добро.ру сайтына теркәлгән 2400дән артык волонтер бар. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарына , сәламәтлеге чикле булган балаларга адреслы ярдәм күрсәтә.Табигатьне , һәйкәлләрне чистарту һәм саклау белән шөгыльләнә. Районда спорт чараларын үткәрү, мәдәни агарту эшләрен алып бару да волонтерлардан башка үтми.Төрле бәйрәмнәрдә, истәлекле даталар уңаеннан үткәрелгән чараларда да, башка акцияларда да алар актив катнашалар.
Бәйрәм уңаеннан, бүген, Саба урта мәктәбе базасына, районыбызның яшь волонтерлары җыелды. Чара барышында, районыбызда волонтерлык үсешенә зур өлеш керткән белем бирү учреждениеләренә, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Районыбыз мәктәпләреннән килгән иң актив волонтерлар белән “Добро.Квиз” оештырылды. Уен барышында экран аша волонтерлык өлкәсенә кагылышлы сораулар бирелде. Бәйрәмгә Саба урта мәктәбе волонтерлары башкарган җырлар һәм биюләр ямь өстәде. “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Ридаил улы Закиров мәктәпләргә грамота һәм сертификатлар тапшырды. “Районыбыз мәктәпләре һәм волонтерларыбыз бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга, саклык челтәрләре үрүдә, шәмнәр ясауда һәм башка эшләрдә актив катнашалар. Зур рәхмәт. Алга таба да эшләрегез тукталмасын, исәнлек, саулык һәм уңышлар телим сезгә”-, диде ул. Волонтерлык белән шөгыльләнгән егет, кызларыбызга башлаган эшләрен дәвам итәр өчен махсус футболкалар да бүләк ителде.