Курсабаш мәдәният йортында татар эстрадасының популяр җырчысы, «Болгар радиосы» премиясе лауреаты Гөлүс Хәбибрахмановның «Әниләр көне»нә багышланган концерты булды.Һәрберебез өчен әни-тормышта иң мөһим кеше. Иң якын, иң кадерле, бердәнбер кешене атап йөртүче бу тылсымлы сүз никадәр җылылык яшерә. Залда гадәттән тыш күңелле, бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде. Җанлы тавыш бер тамашачыны да битараф калдырмады: башкарылган һәр композиция көчле алкышлар белән үрелеп барды.Әлеге чараның иганәчесе - «Курсабаш»ҖЧҖ.