Тимершык авыл китапханәсендә «Язучы һәм сугышчы Абдулла Алиш» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 116 ел тулуга багышланган иде. Китапханәче укучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында балалар әкиятләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Алиш-язучы да, батыр да"китап күргәзмәсе оештырылды.
Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсендә «Рухият» клубы әгъзалары өчен «Әйдәгез бер-беребезне хөрмәт итик» дигән танып белү уены узды. Очрашу «От улыбки...»җыры белән башланып китте. Китапханәчеләр башта Татарстанда 173 милләт вәкиле тату яшәве турында сөйләделәр. Һәр халык-кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше ул. Һәм, әлбәттә, милләтләр теле. Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча нинди чаралар күрелә икәнен белдек. Төрле ситуацияләр мисалында чарада катнашучылар толерант шәхес нечкәлекләренә төшенделәр, фикер алыштылар, сорауларга җавап биреп анализладылар: тыныч яшәү өчен һәм талашмас өчен һәркем нәрсә эшләргә тиеш, ни өчен түземле булырга кирәк, нинди тәртип нормаларын толерант дип саныйлар һ.б., ә уеннар аша балалар аралашырга һәм дус булырга өйрәнделәр.
Сатыш авылы мәдрәсә музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Алар мәдрәсә имамының шәхси китапханәсеннән сакланып калган китапларны игътибар белән карадылар, мәдрәсәдә укып чыккан күренекле шәхесләр турында мәгълүматны бик кызыксынып тыңладылар. Музейдан бик яхшы тәэсирләр белән киттеләр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районының 3 нче номерлы мәктәбе укучылары кунак булды. Балалар экскурсияне игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда "Тылсымлы кыңгырау" туристлык маршрутында катнашучылар кунак булды. Аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә кызыксындырды. Соңыннан алар экскурсияне бик ошатуларын әйтеп, рәхмәтләрен белдереп туристик маршрутның икенче ноктасына юнәлделәр.
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. 20 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеге» дигән әдәби-уен сәгате үткәрде. Китапханәчеләр гаилә традицияләре турында сөйләштеләр, татар гаиләсенең көнкүреш үзенчәлекләре, балалар тәрбияләү традицияләре турында искә төшерделәр, кунакчыллык традицияләре турында сөйләделәр. Китапханә кунаклары өчен тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Китапханәдә яңа китаплар һәрвакыт кечкенә бәйрәм! Китап-бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыклар ача, игелек һәм шәфкатьлелек өйрәтә. Без яңа китапларга аерым игътибар бирәбез, алар чишелмәгән сер кебек, аны якыннары һәм хәтта бөтен дөнья белән уртаклашырга телибез. 21 сентябрьдә Ике басу Арташ авыл китапханәсенең "Яңа китап-яна дус" исемле китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм бу китаплар буенча күзәтү үткәрелде.
Саба район китапханәсе "Кабак бәйрәме - 2024" район иҗат фестивалендә катнашты. Бәйрәм Байлар Сабасының үзәк мәйданында узды, анда кабак һәм башка яшелчәләрдән композицияләр күргәзмәсе булды. Китапханә хезмәткәрләре район халкы өчен фотозона оештырды.
20 сентябрь көнне Эзмә авылында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы мөгаллимнәренең "Мөгаллим исем түгел - мөгәллим һөнәр" исемле концерты булып узды. Концертта педагог-музыкантлар, рәссамнар, хореграфлар, шулай ук аларның укучылары катнашты. Концерт программасында чит ил классиклары, татар һәм совет композиторлары әсәрләре яңгырады. Балалар Сәнгать мәктәбенең иҗади эшчәнлеге белән таныштылар, педагогның һөнәре һәм җәмгыятьтәге роле турында белделәр.
19 сентябрь көнне Иштуган китапханәсе Көзге урманга "Табигатьтән сәламәтлек" дигән экскурсия үткәрде. Экскурсия башланыр алдыннан балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр: сукмак буйлап барырга, тавыш чыгармаска, үсемлекләрне өзмәскә, ботакларны сындырмаска, ояларны һәм кырмыска ояларын җимермәскә һ.б. Балалар көз билгеләрен искә төшерделәр, Көзге урман тойгыларын белдерергә, "көзге урман музыкасы", "көзге урман хуш исләре"темаларына хыялланырга тырыштылар. Шулай ук балалар белән "без-көзге яфраклар"уены да үткәрелде. Экскурсия азагында балалар яфраклардан композиция ясадылар, аларда көз көне табигатьне күзаллауларын чагылдырдылар. Табигать белән аралашу беркемне дә битараф калдырмады. Экскурсия вакытында балалар бик күп уңай хисләр, күтәренке рух һәм яхшы кәеф алды.