«Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык» конкурс программасы

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһиме. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Шәмәрдән авылы китапханәсендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык» дигән конкурс программасы үткәрелде. Әңгәмә барышында ныклы һәм бәхетле гаиләнең нигезе булган гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Һәр катнашучы гаилә бәхете серләре белән уртаклашты, гаилә традицияләре һәм мавыгулары турында сөйләде, гаилә тормышыннан җылы истәлекләргә чумды. Ахырда укучылар тематик күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International