"Мендем биек тауларга" - әдәби сәгать

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Танылган татар язучысы, публицисты, җәмәгать эшлеклесе, татар телендә күпсанлы романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар авторы Мәдинә Маликовага 90 яшь тулу уңаеннан Саба үзәк китапханәсендә "Өлкәннәр" дип исемләнгән ветераннар клубы өчен "Мендем биек тауларга" - әдәби сәгать үткәрелде. Авторның китапларын татар әдәбиятын яратучыларның берничә буыны мавыгып укый, аның пьесалары Татарстан Республикасы театрлары сәхнәләрендә куела. Язучының әсәрләрендәге төп геройлар - актив, мавыктыргыч, кызыклы шәхесләр. Алар кеше бу дөньяга тормышны яхшырак һәм игелеклерәк итү өчен килә дип ышаналар. 2017 елда "Арыш тәме" романы өчен Мәдинә Маликова ТРның Г.Тукай исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International