Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда 2025 елның 30 июлендә «Бөек Ватан сугышы елларында агач әзерләү»темасына активистлар утырышы үткәрелде. Музей хезмәткәрләре урман эшкәртү эшен оештыру турындагы тарихи фактларны ачарга һәм җыярга ниятләгәннәр иде. Бу тема безнең якның һәр кешесе өчен, бигрәк тә нәфис хатын-кызларыбыз өчен бик мөһим һәм якын. Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар, фронтка киткән ир-атларны алыштырып, агач хәзерләүгә зур өлеш кертәләр. Алар урман кисүдә, агач эшкәртүдә, шулай ук армияне һәм тылны агач белән тәэмин итүдә зур хезмәт куйганнар.