Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Юл билгеләре нәрсә турында сөйли» исемле танып-белү уены үткәрелде. Чара яңа белемнәр һәм якты тәэсирләр белән тулы чын маҗарага әверелде. Балалар җәяүлеләр өчен иң мөһим булган билгеләрне искә төшерделәр һәм белемнәрен ныгыттылар. Табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар, «Күңелле светофорик» уенын уйнадылар. Яшь укучылар өчен тематик китап күргәзмәсе ясалды. Чара «Смешарики. Куркынычсызлык әлифбасы» мультфильмын карау белән тәмамланды.