Олы Шыңар авыл җирлегенең Оет авылында Муса Җәлил урамы буенча гражданнарның үзара салымы хисабына юл салына башлады. Эшне «Рамазан»ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара. Объектны файдалануга тапшырганнан соң, авыл кешеләренең теләсә нинди һава торышында хәрәкәт итү уңайлылыгы сизелерлек артачак.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»программасы буенча Шекше авылында җирле әһәмияттәге юлларга асфальт җәю дәвам итә. Юлларга асфальт салуны «МДСУ-1» ҖЧҖ башкара.
Авылда асфальт салу теләсә нинди һава торышында юлларны уңайлы һәм куркынычсыз итә - халык иркен йөри ала, ә махсус транспорт кирәкле урыннарга тиз барып җитә ала. Ул торак пунктта тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра һәм җирле инфраструктураны үстерергә ярдәм итә.
Югары Симет авыл җирлегенә кергән Түбән Симет авылының Октябрь урамы тыкрыгында узара салым республика программасы буенча 75 метр каты өслекле юл төзү эшләре башкарылды. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ эшчеләре башкарды.