«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»программасы буенча Шекше авылында җирле әһәмияттәге юлларга асфальт җәю дәвам итә. Юлларга асфальт салуны «МДСУ-1» ҖЧҖ башкара.
Авылда асфальт салу теләсә нинди һава торышында юлларны уңайлы һәм куркынычсыз итә - халык иркен йөри ала, ә махсус транспорт кирәкле урыннарга тиз барып җитә ала. Ул торак пунктта тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра һәм җирле инфраструктураны үстерергә ярдәм итә.