Роспотребнадзорның территориаль органнары бинасына капиталь ремонт барышы турында мәгълүмат

2026 елның 28 июле, сишәмбе

Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте территориаль органнарының һәм «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның урнашкан бинасын капиталь ремонтлау эшләре кызу бара. Бу объект район халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүдә мөһим социаль әһәмияткә ия.

Төзекләндерү-төзү эшләренең тулы комплексын башкаручы подряд оешмасы – «Алтын Групп» ҖЧҖ. Бүгенге көнгә төзелеш әзерлеге якынча 80 процент тәшкил итә, бу планлаштырылган чараларның югары темп белән башкарылуын күрсәтә.

Хәзерге моментка эшләр барышы:

Сүтү эшләре – 100 процент башкарылган.
Инженер челтәрләре салу – 80 процент башкарылган.
Түбә эшләре – 95 процент башкарылган.
Тәрәзә блокларын монтажлау – 100 процент тәмамланган.
Фасад эшләре – 95 процент әзер.
Эчке бизәү эшләре – 70 процент башкарылган.
Электр челтәрләре салу – 90 процент башкарылган.

Подряд оешмасы «Алтын Групп» ҖЧҖ барлык эшләрнең расланган графикка һәм проект документациясенә катгый туры китереп башкарылуын раслый. Инфраструктура үсеше бүлеге тарафыннан эшләрнең сыйфатына һәм башкару срокларына даими күзәтчелек алып барыла. Капиталь ремонтны тәмамлау контрактта билгеләнгән срокларда планлаштырыла, бу ведомство хезмәткәрләренә тиз арада яңартылган, уңайлы һәм хәзерге заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче шартларда эшкә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

Тэги: окс ОКС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International