Олы Шыңар авыл җирлегенең Оет авылында Муса Җәлил урамы буенча гражданнарның үзара салымы хисабына юл салына башлады. Эшне «Рамазан»ҖЧҖ хезмәткәрләре башкара. Объектны файдалануга тапшырганнан соң, авыл кешеләренең теләсә нинди һава торышында хәрәкәт итү уңайлылыгы сизелерлек артачак.