ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

     21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.  


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

19нчы февраль көнне әйдәп баручы библиограф Шамилова А. һәм әйдәп баручы методист Шакирҗанова И.  3 "В" сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Л.Ф.) Бөтендөнья тел көне уңаеннан "Туган телем-татар теле" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

16 февраль көнне Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә  "Татар мәдәнияте. Киләчәккә бер караш" форумы һәм  "Татар кызы-  Нәни энҗеләр" бәйгесенең йомгаклау өлеше булып узды. 


15
февраль, 2019 ел
җомга

15нче февраль көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы,методист Шакирҗанова И.И. һәм авыл китапханәчеләре Оет авыл китапханәсе Хусаинова Ә.С. уздырган чарада катнаштылар

15 февраля-День рождения нашего великого поэта Мусы Джалиля

"Матурлык һәрчак безнең янәшәбездә, хәтта күзгә ташланмаса да, ул төрлечә күренә. Бу бәлки тышкы матурлык, күңел сыйфатларының матурлыгы, тирә - юнь дөньясының яки кеше кулы белән ясалган кешелек мөнәсәбәтләренең матурлыгы булырга мөмкин», - дип билгеләп үтте китапханәче Хәлилова А. Д.

       14 февраль көнне “Гашыйклар” көне уңаеннан “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Мәхәббәт сүзләрне аңламый...” дип исемләнгән бик матур эчтәлекле китаплардан торган күргәзмә төзелде.

             14 февраль көнне Саба китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр өчен Театр еллыгы һәм Галиәсгар Камал тууына 140 ел булу уңаеннан “Беренче театр” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үткәрелде.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019нчы  елның 15нче  февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Татарстан Республикасы  Хәрби комиссариаты, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе, Республика балалар китапханәсе яшүсмерләрне  “Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел” республика конкурсында катнашырга чакырган иде. Саба ҮКСы китапханәчеләре дә конкурста укучыларын актив катнаштырдылар.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

12 нче февраль көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Урта Нырты авыл клубы  белән "Әдәби манзара" дигән әдәби кунакханә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International