2019нчы елның 15нче февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе, Республика балалар китапханәсе яшүсмерләрне “Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел” республика конкурсында катнашырга чакырган иде. Саба ҮКСы китапханәчеләре дә конкурста укучыларын актив катнаштырдылар. Барлыгы конкурска 26 эш килде һәм 24 афганчының тормышы чагылды. Шул уңайдан, 13нче февраль көнне район үзәк китапханәсенең уку залында “Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел” исемләнгән кичә узлырылды. Чарада “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Садыйков Айрат Камил улы, Байлар Сабасыннан Шәмсетдинов Фәнис Инсафетдин улы һәм Аккүль Бигәнәй авылыннан Кадыров Наил Хәмит улы катнашты. Оет авыл китапханәсе мөдире Хөсәинова Әлфинә якташ әфганчы Зиннәтуллин Илфат Якуп улы турында сөйләде, Хөсәинова Зилә Илфатның әнисе Раилә апа язган бәетен укыды. Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы конкурста катнашкан укучыларга рәхмәтен җиткереп, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле бүлекчәсе белән бергә әзерләгән истәлек бүләге, рәхмәт хаты тапшырды.Чара Айдар Хантимеров башкаруында җырлар белән үрелеп барды.