"Әдәби манзара" - әдәби кунакханә

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

12 нче февраль көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Урта Нырты авыл клубы  белән "Әдәби манзара" дигән әдәби кунакханә уздырды. Әлеге чараның төп максаты - халыкны китап укуга җәлеп итү. Әдәби кунакханә барышында төрле татар әдипләренең әсәрләреннән өзекләр укылды һәм сәхнәләштерелде. Катнашучылар,татар әдипләрен һәм аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр.Чара матур җырлар белән үрелеп барса, Сәрия апа Хафизова яңа шигырьләрен сөйләп, Мансур абый Арикеев үзенең авыл тарихы язмасы белән таныштырды. Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы чара ахырында үз фикерләрен җиткерде, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International