ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Россиянең Оренбург өстәл теннисы үзәгендә Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Безнең спорт мәктәбеннән Камилла Шигапова (Республика командасы составында) һәм Морат Ибраһимов катнашты. 

Шәхси ярышларда безнең спортчылар дулкынлануны һәм нәтиҗә өчен җаваплылыкны җиңә алмау нәтиҗәсендә, ялгыз разрядта Россия беренчелегенә эләгә алмадылар. Команда разрядында юниорлар  (Дарина Низамова, Анастасия Степанова, Азалия Мортазина, Камилла Шигапова һәм Наталья Мельчакова) финалда беренчелек фаворитлары булган Ырымбур өлкәсе командасын 3-2 исәбе белән җиңеп, очрашу барышында 0-2 исәбе белән оттырып, команда беренчелегендә җиңүче булдылар, шулай ук Россия Беренчелегенә юллама иясе булдылар. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ялгыз юлламаларны Низамова (2 урын) Степанова (10 урын) һәм Мортазина (7 урын) һәм Татарстан Республикасы юниорлар командасы яулады.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

11
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Бүген Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Мамадыш шәһәрендә үткән Бөтенроссия  «SUNNYФЕСТ-2024» фестивалендә катнаштылар. 

10 нчы февраль көнне, Шәмәрдәндә, "Россия чаңгы юлы-2024","Татарстан чаңгы юлы-2024" ярышлары булып узды.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Совет солдатларының батырлыгы һәм Ватан чикләрен саклаган Россия сугышчыларының, шулай ук локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда катнашкан хәрбиләрнең батырлыгы турындагы истәлекне саклау һәм мәңгеләштерү максатында, яшь буында сугышчы-геройларның батырлыклары өчен патриотизм һәм горурлык хисе тәрбияләү, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклау өчен, конкурсны оештыручылар ел саен Бөтенроссия Иң яхшы әдәби хикәя, очерк, шигырь, рәсем, фотография һәм эпик, тарихи һәм хәрби патриотик эчтәлекле җыр тексты өчен "Бөек Җиңү геройлары" әдәби конкурсы уздыра.

Конкурс турныда мәгълүмат:

http://героивеликойпобеды.рф

https://vk.com/gvp2017

gvp2017@mail.ru 

Бүген 4 февральдән 7 февральгә кадәр Саратовта үткән Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары тәмамланды. Турнирда 222 кеше катнашты. Безнең мәктәп спортчысы Сафин Әгъләм ялгыз разрядта 3нче урынны яулады. Призер Әгъләмне, ярышта катнашучы Зәйниев Айназны һәм Гөбәйдуллина Ралинәне, ата-аналарны һәм тренерларны котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

7 февральдән 19 февральгә кадәр Саба муниципаль районы халкы арасында "Кадрларда ГТО" фотоконкурсы уза.

Тэги: ОДМС

Тректагы ярышлар буенча Россия чемпионаты этабы Ижевск ипподромында узды

9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында классик шахмат һәм шашка буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Ярышлар Р.Г. Нәҗметдинов исемендэге шахмат мэктэбендэ 31 гыйнвардан (килү көне) 6 февральгә кадәр (китү көне). Турнирда Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Чистайдан, Лениногорскидан һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100 дән артык яшь шахматчы катнашты. Безнең мәктәп укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Мөхәммәтова Софья (МБДОУ, Балачак"), Кәлимуллин Данияр(1а, Саба гимназиясе), Залилов Данияр (1б, Саба гимназиясе), Гатиятуллин Сөләймән (1а, Саба гимназиясе). Мөхәммәтова София рус шашкасы буенча 1 урын(яшенле уен) һәм шашка буенча 3 урын (классик уен).Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ФНТР КОМАНДА ЧЕМПИОНАТЫ

2024 елның 15-18 февралендә Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионаты  узачак.

Катнашучылар

2 төркем югары лига «А» ир-атлар командасы, 1 төркем югары лига «А» хатын-кызлар командасы

Уздыру урыны - МБУ ДО «Саба-Арена» (Россия, Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы штп, М.Җәлил ур., 3 йорт).

Килү көне - 2024 елның 15 феврале.

Ярышларның баш судьясы - Исмаилов Фәрхәд Усман улы, МК, ВК (Байлар Сабасы), тел.: 8 (917)255-86-51, ярышларның баш секретаре Котдусова Диләрә Фәнис кызы 2 категория (Байлар Сабасы).

Урнаштыру һәм туклану мәсьәләләре буенча элемтә – Ахметшина Лилия Кәбир кызы, Закирова Гөлнара Муллагаян кызы, тел.: 8(843) 622-24-14.

Яшәү турында мәгълүмат

"Колос" кунакханәсе 88436225383, 650 сум һәм аннан да күбрәк.

Көллият (Раил) 89600382600, 500 сум.

Туклану:

Янәшәдә берничә кафе бар, туклану очен  заказ бирергә һәм факт буенча урында тукланырга була . 16-18.02 МБУ ДО «Саба-Арена» кафесы эшләячәк.

Ничек барып җитәргә?

Казаннан «Восточный» вокзалы (88432593037) - 04:00; 12:30, 18:00, шофер 89625442563

Катнашу өчен гаризаларны алдан электрон адреска җибәрергә була: saba_arena@mail.ru

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

2 февральдә «Ватаным Татарстан» республика газетасы оештырган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International