Бүген Саба-Арена урта гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы якшәмбе лигасы узды. Лига өч төркемдә узды. Уен төркемендә парлы разрядта үттеләр. Уеннар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Камилла Баһманова белән Әхмәтшина Камилә яулады, 2 урынны - Мансурова Регина белән Әхмәтшина Самина парлары, ә пьедесталның өченче баскычын Юмагулов Зөлфәт белән Нуруллин Алим яулады. Төркемдә Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын Сафин Зиннәтулла 2 урын Хуҗин Илдан 3 урын Фәсхетдинов Самат һәм Харисов Самат. С төркеме уеннары нәтиҗәләре: 1 урын Мухаметшин Ислам 2 урын Әхмәтова Алинә 3 урын Әхмәтшин Тамерлан һәм Әхтәмҗанова Ралина. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм спонсорлардан татлы призлар белән бүләкләнделәр. Барыгызны да котлыйбыз һәм спорт мәктәбенә ярдәм иткән спонсорларга рәхмәт белдерәбез.