7-9 февраль көннәрендә Байлар Сабасында «Татарстан Республикасы футбол федерациясе» кубогына, Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары ир - атлар командалары арасында футбол буенча ярышлар үтте.
Саба районы җыелма командасы чын осталыкларын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтеп, әлеге турнирның финалына чыкты. Командабызны бу җинүе белән котлыйбыз һәм алдагы ярышлардада уңышлар телибез! Һәр гол җинү булсын ,ә һәр уен җанатарларга шатлык китерсен!