2025 елның 9 февралендә Байлар Сабасы ш.т. бистәсендәге үзәк шугалакта 2025 елгы сезонның хезмәт коллективларының ирләр командалары һәм авыл җирлекләре арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары узды.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы, «Олимп» спорт мәктәбе директоры Хисамов Рифат Револевич катнашты.
Чемпионат тәмамланганнан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды:
Идрисов Гадел «Ястребы (Шәмәрдән)» командасы;
«Иң яхшы защитник» номинациясендә бүләкләнде: Габдрахманов Илназ «Евлаштау Мешабаш»командасы;
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә бүләкләнде: Гатиятуллин Алимаз «Ястребы (Байлар Сабасы)» командасы;
«Иң яхшы бомбардир» номинациясендә бүләкләнде: Хасбиев Данис «Урман " командасы;
Нәтиҗә:
1 урын - "Ястребы (Байлар Сабасы)" командасы;
2 урын - "Ястребы (Шәмәрдән)" командасы;
3 урын - "Евлаштау Мешабаш" командасы;
4 урын - "Тимершик" командасы.
Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез!