«Саба-Арена» спорт комплексында 9 февральдә өстәл теннисы буенча «ЛЕНТА ПАМЯТИ» гран-приеның 2 нче этабы тәмамланды. Акцияне ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы И.Р. Гарипов, Саба районындагы “Ватан сакчылары” фонды координаторы А.М. Мәүлетова, Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнары һәм якыннары чакырылган иде. Ирек Рамазан улы Гарипов һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Хәтер хөрмәтенә "Бер минутлык тынлык" игълан ителде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Һәр катнашучы акциягә җаваплылык хисе белән үтеп керде. Һәркемнең хәрби-патриот хислэр йөрәге аша үтеп китте. Сугышчан хәрәкәт упкынына чумдылар. Һәм әлбәттә инде "Җиңү" нинди бәя белән башлануын аңладылар. Ярышлар хатын-кызлар арасында да, ирләр арасында да ялгыз разряд характерында булды. Хатын-кызлар арасында пьедесталның өченче юлына Галина Гороховатченко күтәрелде. Икенчесенә - Екатерина Ищенко. Җиңүче булып Сафира Фәйзетдинова танылды. Ир-атлар арасында пьедесталның өченче баскычына Әлфис Вәлиуллин күтәрелде. Икенчесенә - Раян Йосыпов. Җиңүне Илсаф Латыйпов яулады. Бөтен пьедестал Татарстан һәм Россиянең өметле яшьләре лаек булды. Призерлар “Саба-Арена” спорт мәктәбе дипломнары, “Бердәм Россия” партиясенең Саба бүлекчәсеннән истәлекле призлар белән бүләкләнде. Турнирның иң яшь катнашучылары Булат Галимҗанов һәм Сәлим Исмәгыйлев Идел-Кама тәрәзә заводының “ВЕКА” иганәчесе Ринат Габделхаков тарафыннан татлы призлар һәм акчалата бүләккә лаек булдылар. Җиңүчеләрне һәм гран-при призерларын супер финалның төп бүләге - 60000₽ проектның иганәчеләре Айнур Илнур улы Галиуллин, Айдар Нуретдинович Фәхуретдинов, Леухин Сергей Вячеславовичтан көтә. 3 нче этап 2 мартта “Саба-Арена” спорт комплексында 10.00 сәгатьтә узачак. Планлаштырыгыз, ашыгыгыз, кушылыгыз!