9 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә, спорт сөючеләр арасында Татарстан Республикасы буенча шәхси команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды.

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

9 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә, спорт сөючеләр  арасында Татарстан Республикасы буенча шәхси команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды. 

Ярышта уз осталыкларын күрсәткән спортычылар:

Рахимова Фәридә һәм Хабирова Сабина беренче урын алып,алтын медаль яуладылар.

Зиганшин Илшат, бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп, финишка икенче булып килде һәм көмеш медаль алды.

Мөбәрәкова Алия өченче урын алып, бронза медальгә лаек булды.

Шулай итеп, бөтен команда тырышлыгы белән Саба районы ярышта  өченче урынны яулады! 

Без спортчыларыбыз белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә спортта  уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International