Казанда 14 яшькә кадәр өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча катнаш парда Илсаф Латыйпов/ Аглямова Ясмина (Казан) икенче урын яклады, ир-атлар арасында Раян Йосыпов һәм Илсаф Латыйпов җиңүче булдылар. Ялгыз разряд нәтиҗәләре буенча "унлыкка" Илсаф Латыйпов (6 урын), Раян Йосыпов (10 урын) эләкте, бу Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукын бирә. Кызларда Камилә Әхмәтова (29), Иделия Сафина (31) югары нәтиҗәләр күрсәтте.