12 февраль көнне Саба районының хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды (40+). Ярышларда 13 команда катнашты.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы катнашты.
Илләр арасында спорт хезмәттәшлеген үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен Теунгку Малик Махмуд Аль-Хайтар Вали Нангро Ачех (Султан) провинциясе Ачех (Индонезия) медале һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
“Олимп” спорт мәктәбе директоры Хисамов Рифат Револевич;
“Саба-Арена” спорт мәктәбе директоры Баһманов Артур Фидаел улы.
Чемпионат тәмамланганнан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды:
Авыл җирлекләре арасында ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты (40+)
- “Иң яхшы бомбардир” Вәлиуллин Альберт Тимершик-Шинар командасы;
- “Иң яхшы уенчы” Рәкыйпов Фларид Лесхоз-Килдебәк командасы;
- “Иң яхшы уенчы” Гимадиев Илнар Олуяз командасы;
- “Иң яхшы уенчы” Башаров Айдар Икшермә-Кибәче командасы.
Нәтиҗәләр:
1 урын - Икшермә-Кибәче командасы;
2 урын – Тимершык-Шинар командасы;
3 урын – Олуяз командасы.
Хезмәт коллективлары арасында ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының иң яхшы уенчылары (40+).:
- “Иң яхшы бомбардир” Шиабетдинов Ильяс Сабагаз командасы;
- “Иң яхшы уенчы” Мөбәрәков Альберт Промпарк командасы;
- “Иң яхшы уенчы” Ишниязов Марат Администрация командасы;
- “Иң яхшы сакчы” Хәлиуллин Фәрхәт Олимп командасы.
Нәтиҗәләр:
1 урын - Олимп командасы;
2 урын – Сабагаз командасы;
3 урын-Администрация командасы.