ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Түбән Шытсу төп гомумбелем бирү мәктәбендә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, һәм 5нче сыйныф укучылары катнашты.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга,   алдынгылар рәтендә булырга , туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе

3
март, 2026 ел
сишәмбе

Лесхоз урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.

Тэги: Мәгариф идарәсе

    28 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Биредә 21 мәктәптән спорт сөюче укучылар көч сынашты.

Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

1-9, 1-11 сыйныфлар:

1 урын: Эзмә урта мәктәбе;

2 урын: «ОНИКС» Мәгариф  үзәге;

3 урын: Саба гимназиясе.

Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк бирелде. Котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе

2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернатында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия халыклары әкиятләре» иҗади рәсем конкурсы узды. Чараның төп максаты: балалар укуын популярлаштыру, Россия халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Катнашучылар халык әкиятләре белән таныштылар, аларның әһәмияте турында фикер алыштылар һәм яраткан сюжетларының оригиналь иллюстрацияләрен тудырдылар, алар төрле ысул белән: буяулар, карандашлар, тушь һәм башка материаллар белән эшләнгән.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Шәмәрдәннең 1 нче «Әкият» балалар бакчасы  базасында «Яшел ут-2026» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучы педагоглар  үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгына өйрәтү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Жюри составына һәм чараның мактаулы кунаклары сыйфатында Саба районы ЮХИДИ идарәсе өлкән инспекторы полиция капитаны Насыйбуллин Илнур Дамир улы, «Юл хәрәкәте иминлеге» Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы, шулай ук мәгариф бүлеге вәкилләре чакырылган иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27
февраль, 2026 ел
җомга

             Казан ИТ-паркының конференц-залында  ХІ республика "Сәмрух" ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Елдан-ел әлеге чара масштабларын киңәйтә, катнашучылар саны арта. Традицион «Сәмрух» премиясе ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан талантлы балаларга һәм яшьләргә рәхмәт йөзеннән акчалата бүләк һәм «Сәмрух» статуэткасын тапшыруны күздә тота. Төп номинацияләр кысаларында «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел сәлкеше», «Ел командасы», «Ел кулдашлары»,«Ел аланы», «Ел клубы»  һәм башка исемнәр ияләре билгеләнде. Районыбыз укучылары да бу чарадан читтә калмады. «Сәләт-Саба» клубы активистлары «Ел клубы» һәм «Без Сәләтне күрсәтәбез» номинацияләрендә җиңү яуладылар.

        «Сәмрух» тантанасы – бүләкләр тапшыру гына түгел, ул иң актив һәм талантлы балалар һәм яшьләрне, аларның остазларын һәм партнерларын берләштерүче якты вакыйга. Бу тәҗрибә уртаклашу, илһам һәм киләчәкне формалаштыру мәйданчыгы, анда һәр җиңүче «Сәләт» дигән зур һәм бердәм команданың бер өлешенә әверелә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген укучылар арасында халкыбызның милли мирасын баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм үсеп килүче буынның мәдәни мирасны үстерү белән кызыксынуын арттыру максатыннан «Мәдәни мирас» район конкурсы үткәрелде.

      Конкурсның сайлап алу этабында районның барлык мәктәпләреннән дә эшләр кабул ителде. Бәйгенең финалына Саба гимназиясеннән, Олы Шыңар, Килдебәк, Шикше һәм Мичән мәктәпләреннән талантлы һәм актив укучылар чакырылды. Бай эчтәлекле финал этабы берничә өлештән торды, аларның һәркайсы катнашучылардан белемен генә түгел, иҗади якын килүне дә, команда белән көйләнгән эшне дә һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә тиз ориентлаша белүне дә таләп итте.

   Финалның беренче өлеше, театральләштерелгән йола-уен катнашучыларга үзенчәлекле татар традицияләре атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде. Алар борынгы йолаларны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аннан соң халыкыбызның җыр – бию уеннары узды, анда балалар үзләренең вокаль һәм бию сәләтләрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә уртак уенның ритмын һәм кәефен тоеп, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Патриотик айлык кысаларында, Килдебәк урта мәктәбендә, “Туган ил турында! Батырлык турында! Дан турында!" исеме астында хәрби-патриотик җырны сәхнәләштерү конкурсы булып узды. Конкурсның максаты- сугыш чоры җырлары аша үз илең өчен патриотизм, горурлык хисе тәрбияләү. Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнделәр. Сыйныф җитәкчеләре белән бергә форма сайладылар, декорацияләр ясадылар. Чыгышлары бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Иске Икшермә авылы мәдәният йортында зур җыр һәм патриотизм бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты сәхнәсендә К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучыларын берләштергән хәрби-патриотик җырлар конкурсы узды. Ч

арада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Һәр чыгышы ихласлык, үз илең өчен горурлык һәм геройларның батырлыкларына хөрмәт белән тулы иде. Жюрига иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады, чөнки һәр сыйныф башкаруга үз күңеленең бер өлешен салды. Иң якты һәм талантлы коллективлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

Бәйрәмнең финал һәм иң дулкынландыргыч аккорды легендар «Катюша»җырын бергәләп башкару булды. Бөтен зал — кечедән алып зурга кадәр-бер тавышка җырлаганда, чын куәт һәм бердәмлек сизелә!

Тэги: Мәгариф идарәсе

25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

«Салават күпере» балалар бакчасы базасында 2025-2026 уку елына ата-аналарга белем бирү программасын гамәлгә ашыру чаралары планын тормышка ашыру кысаларында тәрбияләнүчеләребезнең ата-аналары өчен «Әтиләр хезмәттә: баланы тәрбияләүдә әтинең роле» темасына мөһим чара үткәрелде. Чара аталарның бала шәхесен үстерүгә керткән өлешләрен анализлауга, гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә һәм эмоциональ бәйләнешнең мөһимлегенә багышланган иде. Педагог-психолог Нигъмәтуллина Л.К. һәм тәрбияче Афанасьева Г.М. ата-аналарга балалар белән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә, үзара аңлашырга өйрәнергә ярдәм итәргә тырыштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International