Юлбат төп мәктәптәбендә традицион язгы Психология атналыгы узды. Без эмоциональ иминлеккә аерым игътибар бирәбез, үзебезне һәм тирә-юньдәгеләрне аңларга өйрәнәбез, шулай ук күңел тынычлыгын саклап калу өчен файдалы күнекмәләр үзләштерәбез!
Атналык «Разговоры о важном» класс сәгате - дулкынлануны ничек җиңәргә? «темасы белән башланып китте. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм киеренке ситуацияләрдә тынычлык сакларга ярдәм итә торган гади алымнар белән таныштылар. Укучылар үзләренең психологик сәламәтлекләрен кайгыртырга, стрессны җиңәргә һәм уңай кәефне сакларга кирәклеге турында файдалы мәгълүматлар алдылар.
Атна кысаларында районыбызда эшләп килүче “Семицветик” үзәктән психологлар тарафыннан төрле акцияләр узды:
- "Игътибар бүләк ит";
-“Минем кәефем”;
-“Үз елмаюыңны бүләк ит";
- “Үзеңне яхшырак бел”;
-“Игелекле эшләр агачы”;
- “Яхшылык теләү";
- “Кәефемнең төсе”.
Гомумән, язгы "Психология атналыгы" бик эшлекле булды.