«Эшчәнлекнең төрле төрләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү» темасына район семинары узды

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Балаларны тәрбияләүнең иң мөһим бурычларыннан берсе - аның танып белү активлыгын, яңалыкны җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә торган иҗади күнекмәләрен һәм сәләтләрен үстерү. Тәҗрибә күрсәткәнчә, интеллектуаль-иҗади сәләтләрнең булуы кеше тормышында шәхес формалашудан башлап белгеч, гаилә әгъзәсе, граждан булып үсүгә кадәр зур роль уйный. Педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру, яңа методикалар кертү яисә конкрет һөнәри бурычларны хәл итү максатында «Салават күпере» Шәмәрдән 3 нче балалар бакчасы базасында «Эшчәнлекнең төрле төрләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү» темасына район семинары узды. “Салават купере” балалар бакчасы педагоглары бу юнәлештә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм төрле эшчәнлекләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү буенча кызыклы алымнар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International