Тарихка, мәдәнияткә һәм туган якның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү һәм китапханәче һөнәре белән тагын да якыннан танышу максатыннан,Олы Арташ башлангыч укучылары Ике басу Арташ мәдәният йортында урнашкан китапханә һәм музейда экскурсиядә булдылар.
Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Нур» драма түгәрәгендә түгәрәк җитәкчесе Гомәрова Р.Т. «Татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән чара үткәрде. Ул татар халкының халык традицияләрен, мәдәниятен һәм телен саклауга юнәлдерелгән. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.
Кыш үзенен карлы бураннары белән безне куандырып тора. Шекше төп мәктәбенең «Алдынгылар» хәрәкәте активистлары бу көннәрдә “Кар десанты” акциясе алып барды. Ветеран укытучыларыбызның капка төпләрен, ишек алларын, "Акчарлак" балалар бакчасының уен мәйданчыгын, өлкән кешеләрнең капка төпләрен, Шекше авылы халкы йөри торган басманы кардан чистарттылар. “Һәр көнне игелек кыл!” – девизы белән яшәүче укучыларыбызның күңелләре көр, көннәре тыныч булсын!
2026 елның 3нче февралендә Теләче районында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждение командалары арасында мини-футбол «Күн туп» (Кожаный мяч) – мәктәп футбол лигасы»ның сайлап алу ярышы үтте. Анда төбәкнең иң көчле мәктәп командалары җыелды.
Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч атмосферада узды. 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында районыбызның “Саба гимназия”се командасы егетләре турнир дәвамында бик әйбәт уен күрсәтеп, лаеклы 3 урын яуладылар
4 нче февраль көнне 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен квалификация күтәрү курслары кысаларында республикакүләм семинар узды. Семинарның темасы: "Балалар бакчасында музыкаль дәресләр һәм бәйрәмнәр оештыру: педагогларның ата-аналар белән үзара хезмәттәшлеге». Балаларның бай чыгышлары, педагогларның эчтәлекле мастер - класслары, коллективның ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлеген күрсәтү-болар барысы да кунакларыбызның соклануына сәбәп булды. Коллективка зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Әти-әниләр комитетлары арасында ел саен үткәрелүче «Тату сыйныф серләре» Республика конкурсының район күләмендә зона турлары башланып китте. Укучылар һәм әти-әниләр тамашачыларны иҗади, креатив, Халыклар бердәмлеге, Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елын яктырткан чыгышлар белән куандыра.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш» укучылары «Кар десанты» акциясендә актив катнаштылар.
Балалар авылыбызның өлкәннәренә ярдәм иттеләр, ишегалды территорияләрен кардан чистартырга булыштылар. Бу чын Тимур хәрәкәтенең искиткеч үрнәге.
Әлеге инициатива барыбызны да бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм тирә-юньдәге кешеләр турында кайгыртырга рухландырды. Бергәләп без дөньяны яхшырак һәм матурырак итә алабыз!
Безнең укучыларыбыз игелекле һәм булдыклы булуларын тагын бер кат исбат иттеләр!
Тимершык урта мәктәбендә ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» конкурсының мәктәп этабы узды. Ата-аналар һәм балалар бергәләп зирәклек, тапкырлык һәм бердәмлек сыйфатларын күрсәттеләр. Конкурс барлык катнашучыларга якты хисләр бүләк итте, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында үзара аңлашуны ныгытты, шулай ук дуслык һәм ярдәмнең мөһимлеген искәртте. Бәйгенең җиңүчеләре булып 6 А сыйныфы танылды! Балаларны һәм аларның ата-аналарын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да актив катнашулары, креатив якын килүләре, дустанә атмосфералары һәм уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу конкурс безнең сыйныфларда дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга тагын бер адым булсын! Яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә мавыктыргыч һәм кызыклы, һөнәри юнәлештәге чара узды. «Яшь мастер» чемпионатының муниципаль этабында җиңү яулаган, призер булган, катнашкан 4нче сыйныф укучылары сыйныфташлары һәм башлангыч сыйныф укучылары алдында конкурска әзерлек турында сөйләделәр һәм гаҗәеп һөнәрләр дөньясын ачтылар.
«Төгәл фәннәр» айлыгы кысаларында табигать фәннәре атналыгы үтте. Химия, биология, география укытучысы Әхмәдиева Алсу Равил кызы география фәненән 7 нче сыйныфлар белән «Көньяк Американың географик урыны. Ачылу тарихы» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Профориентация планы буенча Иске Мичән фельдшер – акушерлык пункты мөдире Заһидуллина Миләүшә Ислам кызы белән очрашу үтте. Ул «Балалар җәрәхәтләнүе булганда беренче ярдәм» темасына чыгыш ясады.