«Укучының функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү, укыту сыйфатын күтәрү ысуллары» темасына математика укытучыларының район семинары

2024 елның 19 апреле, җомга

19 апрельдә "Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында «Укучының функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү, укыту сыйфатын күтәрү ысуллары» темасына математика укытучыларының район семинары үткәрелде.

 Семинар кысаларында 6 нчы сыйныфта "Процентлар" темасына ачык дәрес , 5 нче сыйныфта «Тимершик-Казан математика маршруты» дәрестән тыш дәрес, "Математика дәресләрендә ТРИЗ" мастер-классы, "Мәгарифтә ТРИЗ" сыйныфтан тыш чарасы күрсәтелде. Түбәндәге сораулар каралды: «Репетиция тестлары нәтиҗәләрен анализлау», «Инновацион технологияләр куллану аша белем бирү сыйфатын арттыру юллары». Шулай ук укучыларны БДИ һәм ОГЭга әзерләү мәсьәләләре дә каралды. Семинар уңышлы үтте, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International