Музыка һәм сынлы сәнгать укытучылары семинары

2024 елның 19 апреле, җомга

 2024 елның 18 апрелендә Юлбат төп мәктәбе базасында «Музыка һәм сынлы сәнгать дәресләрендә укучыларның рухи-әхлакый кыйммәтләрен формалаштыру» темасына музыка һәм сынлы сәнгать укытучыларының район семинары узды. Семинар кысаларында музыка укытучысы Аубакиров Ф.Г. 8 нче сыйныфта «Музыкантлар - мәңгелек сихерчеләр» темасына ачык дәрес һәм музыка укытучысы эшендә компьютер технологияләрен куллану буенча мастер-класс күрсәтте. Сынлы сәнгать укытучысы Мөбарәкҗанов Р.Р. 5 нче сыйныфта «Тукыма кисәкләреннән  аппликация» темасына ачык дәрес һәм төсле чыбыктан боҗра ясау буенча мастер – класс үткәрде. Театр түгәрәгенә йөрүче  өлкән сыйныф укучылары катнашында Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" әсәреннән өзек сәхнәләштерелде. Семинарны  йомгаклап, район мәгариф бүлеге методисты Хадеева Г.Х. сынлы сәнгать һәм музыка укытучыларына методик киңәшләрен җиткерде, үткән чараларга нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International