«График дизайн» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «ЮниорПрофи» чемпионаты

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

 22 апрель көнне Сәләтле балалар өчен мәктә интернат базасында «График дизайн» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «ЮниорПрофи» чемпионат узды, анда 23 укучы катнашты. Конкурс ике этаптан торды: теоретик һәм практик. Теоретик этапта конкурста катнашучылар «График дизайнер» һөнәре турында төп белемнәрен, сайланган һөнәр белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Конкурсның практик өлеше аеруча кызыклы булды. Бу этапта катнашучылар гамәли программаларның берсендә рәсем ясау осталыгын күрсәттеләр. Катнашучылар бик яхшы тәҗрибә тупладылар. Мондый тәҗрибә киләчәк өчен зур башлангыч булырга мөмкин.

 Бүгенге бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын – Сәләтле балалар өчен мәктәп интернатыннан  Зарипов Әскәр;

II урын – Саба гимназиясе укучысы Галиев Данир;

III урын – Сатыш мәктәбеннән Сабиров Алмаз.

8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Шәмәрдән «Үсеш» лицееннан Алимов Илшат;

II урын – Олы Шыңар мәктәбеннән Маслахова Миләүшә;

III урын – Сәләтле балалар өчен мәктәп интернатыннан  Гатауллина Гөлфия.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International