Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары һәм яшь мөгаллимнәр арасында «Брейн-ринг» интеллектуаль бәйгесе үтте. Бәйге барышында укытучылар һәм укучылар төрле өлкәләргә кагылышлы кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, логик фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Уен нәтиҗәсендә укытучылар командасы беренче, укучылар командасы икенче урын яулады.