Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларга 2020 елның 1 февраленә кадәр фәннәрне сайлап бетерергә һәм катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Катнашучылар йомгаклау аттестациясен 14 предметтан тапшыра алалар: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле белән математика мәҗбүри, калган предметларны укучы мөстәкыйль сайлый ала. Предметлар саны чикләнмәгән.
Укучылар арасында отряд әйдаманнарының эшчәнлеген активлаштыру һәм аларның лидер буларак үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан, Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе кысаларында «Иң шәп әйдаман” бәйгесенең мәктәп туры этабы булып узды. Әлеге бәйгенең җиңүчесе - 8 сыйныф укучысы Коваль Динә.
13 гыйнварда Килдебәк урта мәктәбендә Татарстан Республикасы “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлегенең Саба районы буенча җитәкчесе Ягафарова Гузәл Назифовна белән эшлекле очрашу узды.
Кышкы каникуллар вакытында,Иштуган урта мәктәбендә “Лесная поляна” мәктәп яны кышкы лагеры оештырылды. Лагерьда 10 укучы ял итте. Балалар лагерь башлану көннәрен түземсезлек белән көттеләр.
Кышкы каникул көннәрендә, SabaBalahoner муниципаль программасы кысаларында, сәләтле балалар мәктәбенең 1 сыйныф укучылары күп төрле станцияләрдә булдылар һәм яңа профессияләр белән таныштылар.
Яңа ел - әкият һәм могҗизалар бәйрәме. Мөгаен, әлеге тылсымлы көннәрдә һәркем теләкләрнең чынга ашуын, бүләкләр һәм, әлбәттә, инде Кыш бабай белән Кар кызын көтә.
Яңа ел бәйрәме иң яраткан, көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе. Әлеге бәйрәм күп бүләкләр, тылсымнар вакыты да. 27 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәге укучылары өчен яңа ел бәйрәме үтте.
27нче декабрьдән мәктәп укучыларының кышкы каникулы башлана. Районның 20 мәктәбендә мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 250 укучы ял итүе планлаштырыла. Балалар өчен лагерьлар 25 декабрьдә үк эшли башлады.
25 нче декабрьдән мәктәбебездә кышкы “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Лагерьда укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан, төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә.
2019 елның 25 декабрь көнендә, мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә, “Килдебәк “Кояшкай” балалар бакчасында “Балалар бакчасында коммуникатив эшчәнлек” дип аталган район семинары булып үтте. Семинарга Сабаның “Балачак”, Лесхоз, Туктар, Сабабаш, Татар Икшермәсе, Иске Ишермә, Сәрдә балалар бакчасыннан тәрбиячеләр чакырылган иде.