Кышкы каникуллар вакытында,Иштуган урта мәктәбендә “Лесная поляна” мәктәп яны кышкы лагеры оештырылды. Лагерьда 10 укучы ял итте. Балалар лагерь башлану көннәрен түземсезлек белән көттеләр. Алар өчен кызыклы уеннар, бәйгеләр, викториналар үткәрелде. Күңел ачу һәм танып белү чаралары белән беррәттән начар гадәтләрне булдырмауга карата әңгәмәләр, юл йөрү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар, консультацияләр уздырылды. Лагерь вакытында укучылар спорт ярышларында, эстафеталарда һәм уеннарда актив катнаштылар. Барлык балалар да үзләренең спорт ягыннан осталыкларын, физик яктан түземлелекләрен, лидерлык сыйфатларын күрсәттеләр.
Яңа ел алдыннан могҗиза көтүче балаларга җылылык һәм игътибар бүләк итү бик мөһим. Шунлыктан укучылар өчен чыршы тирәсендә яңа ел тамашалары оештырылды. Күңелле музыка, матур декорацияләр һәм гирлянда утлары яңа ел бәйрәменә җылы төсмерләр өстәде. Яңа ел тамашасына Кыш бабай һәм Кар кызы, урман җәнлекләре кунакка килгән иде.
Тимераякта шуу – кышкы каникулларны үткәрүнең бер файдалы төре.Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләр белән Лесхоз бистәсендә урнашкан “Нарат” боз сараена бардылар. Шугалакта ял итү укучыларның күңеленә хуш килде.