25 нче декабрьдән Югары Симет урта мәктәбендә кышкы “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Лагерьда укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан, төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк.