Семинар: “Балалар бакчасында коммуникатив эшчәнлек”

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

2019 елның 25 декабрь көнендә, мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә, “Килдебәк “Кояшкай” балалар бакчасында “Балалар бакчасында коммуникатив эшчәнлек” дип аталган район семинары булып үтте. Семинарга Сабаның “Балачак”, Лесхоз, Туктар, Сабабаш, Татар Икшермәсе, Иске Ишермә, Сәрдә балалар бакчасыннан тәрбиячеләр чакырылган иде.

Семинар кунакларын мөдир – Мухлисова Г.Х. каршы алды. Ул: “Балалар бакчасының тормышы” дип исемләнгән презентация нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең тарихы, аның тәрбия һәм белем бирү буенча эшчәнлеге,бүгенгесе һәм киләчәге турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Көн тәртибе түбәндәгечә барды:

1. Кунакларны каршылау. Җырлы-биюле чыгыш. Музыка җитәкчесе –Дәүләтшина Г.Р.

2. “Бакчабыз визиткасы”- мөдир Мухлисова Г.Х. чыгышы.

3. Мәктәпкә әзерлек төркемендә инглиз теле шөгыле:

“A magic box”. Укытучы - Кашапова И.Н.

4. 2 нче кечкенәләр төркемендә интеграль шөгыль: «Кызыл Калфакка ярдәм итик”. Тәрбияче – Әхмәтшина А.Х.

5. Төрле яшьтәге зурлар төркемендә  рус теле шөгыле:“Цветик-семицветик”. Тәрбияче: Шаманова А.К.

6. ”Аландагы җәнлекләрнең Яңа елга әзерләнүе”

әдәби музыкаль кичә. Музыка җитәкчесе –

Дәүләтшина Г.Р. Тәрбияче –Гөбәйдуллина Ф.И.

  1. Семинарга нәтиҗә ясау. Катнашучыларның чыгышы.

Семинар ахырында, катнашучылар тарафыннан, балалар бакчасындагы коммуникатив эшчәнлек торышына уңай бәя бирелде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International