Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларга 2020 елның 1 февраленә кадәр фәннәрне сайлап бетерергә кирәк

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучыларга 2020 елның 1 февраленә кадәр фәннәрне сайлап бетерергә һәм катнашу  өчен гариза бирергә кирәк. Катнашучылар йомгаклау аттестациясен 14 предметтан тапшыра алалар: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле белән математика мәҗбүри, калган предметларны укучы мөстәкыйль сайлый ала. Предметлар саны чикләнмәгән.

Әгәр дә укучылар  әлегә кайсы фәннән имтихан бирергә кирәклеген белмәсәләр , моны 2020  елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк. Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризаны укучылар үзләре укый торган  мәктәпкә бирергә тиеш булалар.

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар гариза белән бергә психолого-педагогик комиссия тарафыннан барелгән рекомендациянең күчермәсен, ә инвалид балалар – инвалидлыкларын раслаган справканың күчермәсен, шулай ук  психолого-педагогик комиссия тарафыннан бирелгән рекомендациянең күчермәсен теркәргә тиеш булалар. 

Чыгарылыш сыйныф укучылары  математиканың база яисә профиль дәрәҗәсен сайларга тиеш булалар. База дәрәҗәсеннән имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Математикадан профиль дәрәҗәсендәге  имтихан югары уку йортына керү  өчен бирелә.

Мәктәпне алдагы елларны тәмамлаган укучыларга гаризаны районның мәгариф идарәсенә килеп язарга кирәк. Гариза язу өчен түбәндәге документлар алып килү сорала:

-         Урта белем алу турындагы аттестат;

-         Паспорт;

-         СНИЛС.

Урта һөнәри белем йортларында укучыларга югарыда әйтелгән документларга өстәп хәзерге вакытта үзе укый торган оешмадан (колледж, училище) агымдагы елда урта белем программасын үзләштереп бетерде дигән справка да кирәк булачак.

Мәктәпне алдагы елларны тәмамлаган укучылар һәм урта һөнәри уку йортларында укучылар түбәндәге предметлардан бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра ала: рус теле, профиль дәрәҗәдәге математика, рус әдәбияты, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай), информатика.

      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International