Юлларда имин булыйк

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

13 гыйнварда Килдебәк урта мәктәбендә Татарстан Республикасы   “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлегенең Саба районы буенча  җитәкчесе Ягафарова Гузәл Назифовна  белән эшлекле очрашу узды. Гузәл  Назифовна 1 нче сыйныф  укучыларыбызның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде, үзенең киңәшләрен бирде. Ә укучыларыбыз класс җитәкчеләре Садриева Р.Б. белән матур чара күрсәттеләр. ЮИД отряды яшь инспекторлары 1 нче сыйныфлар өчен төрле конкурслар, ярышлар оештырдылар. Гузәл Назифовна  укучыларның белемнәреннән канәгать калды. Аларга ут яктырткыч элементлар, эчтәлекле китаплар ,  ә ЮИД отрядына  “Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторы”  костюмнарын бүләк итте. 

Шулай  ук укучыларыбыз үз белемнәрен кызыклы видеороликлар һәм мультфильмнар ярдәмендә ныгыттылар. Чара кызыклы  һәм файдалы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International