27 декабрьдән мәктәп укучыларының кышкы каникулы башлана. Районның 20 мәктәбендә мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 250 укучы ял итүе планлаштырыла. Балалар өчен лагерьлар 25 декабрьдә үк эшли башлады. Лагерьга йөрүче балалар чаңгы, чана шуу белән беррәттән, китапханәләргә, мәдәният сарайларына, райондагы предприятиеләргә экскурсиягә бара алачаклар. Шулай ук кызыклы шәхесләр белән очрашулар да көтелә. Мәктәптәге лагерь, алдан планлаштырылган карарга ярашлы рәвештә, 7 көн эшләргә тиеш.
Тулырак мәгълүмат сылтама аша