Сәләтле балалар мәктәбенең мәгълүмати-китапханә үзәгендә 1 сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Чара барышында беренче сыйныф укучылары кызыксынучанлык, активлык һәм зирәклек күрсәттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр, китаптан файдалану кагыйдәләрен тыңладылар.
15 нче сентябрь көнне Татарстан Варислары Берлеге туган көнен билгеләп үтә. Балалар оешмасы 1990 нчы елда төзелгән. Иштуган урта мәктәбендә бу көнне икенче сыйныф укучыларын Эзтабарлар, ә бишенче сыйныфларны Варислар берлегенә кабул иттеләр.
"Игътибар-балалар! шулай, 2021-2022 нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү чараларының гомуми планы нигезендә, мәктәптә юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрелә.
Саба районы укучылары район, республика лагерьларында гына түгел, Халыкара лагерьларда да ял итәләр. Олы Кибәче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәнәфиев Тимур 24 августтан 13 сентябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте.
Ел саен балаларның уку елы башында куркынычсызлыгын арттыру, мәктәп каникулларыннан соң юлларда, транспортта һәм көнкүрештә куркынычсыз тәртип күнекмәләрен торгызу, шулай ук янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда адекват гамәлләр кылу максатыннан мәктәпләрдә балалар куркынычсызлыгы айлыгы үткәрелә.
12 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә ачык судомодельләштерү беренчелеге узды. Ярышта Саба районы командасы составында Югары Симет, Олы Шыңар, Лесхоз мәктәпләре укучылары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә 1 беренче, 5 икенче, 2 өченче урыннар яулап кайттылар.
Мәктәбебездә "Туган якны өйрәнү" музее эшли. Безнең музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар.
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Игътибар-балалар!” акциясе кысаларында чаралар уза. 3 сентябрь көнне яшь юл йөрү инспекторлары “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүчеләр алдында чыгыш ясадылар.
"Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында Олы Шыңар урта мәктәбендә 2021 елның 1 сентябрендә «Үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәгенең тантаналы ачылышы булып узды.
3-5 нче сентябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Ботенроссия «АгроНТИ-2021» конкурсы үткәрелде.