Шәмәрдән лицеенда бөек шәхес - Россия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан республикасының атказанган укытучысы, 40 елдан артык гомерен Шәмәрдән мәктәбе белән бәйләгән олуг зат – Хәмзин Шәүкәт Әнвәрович истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм 80 яшьлегенә багышланган “Кайтырсың шикелле тоела...” дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде. Әлеге чарада Шәүкәт Әнвәровичны ихтирам итеп сагынып килгән кунаклар да күп иде. Күп еллар Шәмәрдән мәктәбен җитәкләгән легендар мөгаллим – олуг шәхес Шәүкәт Әнвәрович каршында яратып, сагынып... БАШ ИЯБЕЗ!