Юлларда иминлек кирәк

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Соңгы елларда Республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Шуны исәпкә алып, Югары Симет «Ромашка»  балалар бакчасында «Юл йөрү иминлеге»  темасын  ныгыту максатында балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Балаларга урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, урамда, җәмәгать транспортында  үз-үзеңне  тәртипле тоту кагыйдәләрен өйрәтәбез. Балалар белән төрле дидактик уеннар, сюжетлы уеннар, викторина сорауларына бай булган эчтәлекле  һәм кызыклы дәресләр үткәрәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International