Авиамодельләштерү буенча Зәй шәһәрендәге ярышлар

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

21 нче ноябрь көнне Зәй шәһәрендә авиамодельләштерү буенча республикакүләм ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Саба муниципаль районы данын Тимершык урта мәктәбе һәм "Усеш" Шәмәрдән лицее укучылары яклады. Уңышлы чыгышлардан соң, "Усеш" Шәмәрдән лицее укучылары Алимов Илҗшат һәм Гарифуллин Арсен 1 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булды. Шул сәбәпле, Саба районы командасы 3 нче урын яулады. Укучыларны һәм укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International