Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

5 ноябрь көнне Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үткәрелде. Әлеге чарада балалар юл билгеләрен аерырга өйрәнделәр, светофор турында җыр җырладылар, бию биеделәр, юл билгеләренә карата төзелгән пазл җыйдылар һәм «Юл билгеләрен таны» уенын уйнадылар.

Чара бик җанлы һәм кызыклы үтте. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәре ныгытылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International