"Су һәм аның үзлекләре белән танышу."

2021 елның 19 ноябре, җомга

Безнең Явлаштау "Ромашка" балалар бакчасында төрледән-төрле шөгыльләр үкәрелеп  тора. Бүгенге эшчәнлектә нәрсә соң ул су, ул нинди була, аны күрергә, нинди халәттә булуын ачыкладылар.

Балалар тәрбияче ярдәмендә берничә тәҗрибә үткәреп караганнар. Сулы стаканнарга таякчыклар тыгып өреп, шарчыклар чыкканын күреп сөенделәр, нинди процесс бару сәбәбен аңлатканнар. Икенче тәҗрибәдә суның төрле халәттә булуын –каты, сыек, газсыман хәлдә булуын белделәр.  Әлеге кызыклы тәҗрибәләр алга таба да тагын да тулыланачак.

Әлеге тәҗрибәләр балаларда тирә-якка, көнкүрештәге күренешләргә карата кызыксыну һәм игътибарлылык уята. Алар үзләре башкарган тәҗрибәләргә нигезләнеп, үзләре дә сизмәстән, сөйләм теле күнекмәләрен арттыралар, төшенчәләргә аңлатмалар бирергә, мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәнәләр. Хәтта балалар өйгә кайткач та алган тәэсир-кичерешләре белән уртаклашып, гаилә әгъзаларын сөендерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International