Светофорда кунакта

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Безнең  Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча  системалы рәвештә эш алып барыла. Юл хәрәкәте иминлеге атнасының йомгаклау чарасы итеп, әйлән-тирә дөнья һәм кисеп ябыштыру эшчәнлекләрен берләштереп, “Шаян светофор” эшчәнлеге үткәрелде. Эшчәнлек барышында юл йөрү билгеләре, с ветофор турында белемнәрне гомумиләштерделәр. Юл йөру кагыйдәләрен өйрәтүче барлык чараларның да максаты бер: урамда йөргәндә игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген, шулай ук балалар бакчасында алган белемнәрен кирәк вакытта  куллана белергә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International