ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2025 ел
шимбә

Бүген 22 нче март көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге Шәмәрдән авыл җирлеге белән берлектә, хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы уздырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

21
март, 2025 ел
җомга

Сабада 23 март көнне 7нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелә. Бу юлы табын 1300 кешегә әзерләнәчәк. Саваплы чарада Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыраячак, җәмәгать белән намаз укылачак.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме билгеләп үтелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге Мәгариф идарәсе

10
март, 2025 ел
дүшәмбе

 Җиденче   март көнне “Игенче” ҖЧҖ дә эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды. Комплектка көндәлек кирәкле азык-төлек: ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар кергән.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

  "Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ел саен үткәрелергә тиешле даими медицина тикшерүе уздырылды, аны Казан шәһәреннән килгән квалификацияле табиблар үткәрде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

      23 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә  авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары   катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә жирлеге чаңгычылары 2 нче урын яулады

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Бу медальләр - казанышларны тану билгесе генә түгел, ә сугышның авыр сынауларын кичергән кешеләргә чиксез рәхмәтебез символы да.
21 февраль көнне  Саба һәм Теләче муниципаль районы хәрби  комиссары Закиров Ф.Ф. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Р.Г. белән берлектә Өтернәс авылның тыл хезмәтчәне Мусин Равил Муса улына юбилей медале тапшырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Эзмә жирлегендә спорт атналыгы.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

     16 нчы февраль көнне  Иске Икшермә авылында үткән  хоккей ярышларында " Игенче"  командасы да көч сынашты.

Хоккей уены ул-кыю, дисциплиналы һәм командада эшләргә сәләтле чын егетләр уены! "Игенче " командасында уйнаучы хезмәткәрләребез- нәкъ  тә  шундый характерлы егетләр!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International