Уңышларыбыз күп!

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

      23 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә  авыл хуҗалыгы оешмалары арасында узган чаңгы ярышында ҖЧ “ Игенче” җәмгыятеннән өч команда: “Игенче-1” , “Игенче –2” ,“Игенче- 3» командалары   катнашты.

Ярыш барышында  “Игенче 1”  командасы -I нче, “Игенче -2” –II нче, “Игенче- 3” - IV нче  урыннарны яулады.

     Ярышлар нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә призлы урыннар алган спортчылар медальләр һәм  грамоталар  белән бүләкләнде.

40 яшькә кадәрге категориядә, җитәкчеләр арасында:

-Зарипов Алмаз Зөфәр улы -I нче урын

Ир-егетләр арасында: 

-Хөсәенов Айдар Кашип улы- II нче урын;

-Мәхмүтов Рифнур Ренат улы - III нче урын

Хатын-кызлар арасында :

-Мирзагаләмова Чулпан Гәптелмәҗит кызы  -II нче урын

-Зарипова Айзилә Рөстәм кызы  - III нче урын

яуладылар.

     Мактаулы урыннар алган, катнашкан барлык  хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек телибез, алдагы ярышларда да уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International