Иске Икшермә авылында үткән  хоккей ярышларында " Игенче"  командасы да көч сынашты

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

     16 нчы февраль көнне  Иске Икшермә авылында үткән  хоккей ярышларында " Игенче"  командасы да көч сынашты.

Хоккей уены ул-кыю, дисциплиналы һәм командада эшләргә сәләтле чын егетләр уены! "Игенче " командасында уйнаучы хезмәткәрләребез- нәкъ  тә  шундый характерлы егетләр!

Һәр уенчы җиңү турында хыяллана. Командалар, беренче минутлардан ук матур , кызыклы , мавыктыргыч уеннар күрсәттеләр. Әмма уен ул уен, ә җиңү һәрвакыт иң көчлеләр кулында.

«Иске Икшермә авыл җирлеге кубогы»на үткәрелгән алкалы хоккей буенча   турнирда "Игенче" командасы -l нче урын яулады һәм кубокка ия булды. 

Чын күңелебездән котлыйбыз, алдагы уеннарда да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International