Быел без мөһим датаны — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла. Бу медальләр - казанышларны тану билгесе генә түгел, ә сугышның авыр сынауларын кичергән кешеләргә чиксез рәхмәтебез символы да.
21 февраль көнне Саба һәм Теләче муниципаль районы хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Р.Г. белән берлектә Өтернәс авылның тыл хезмәтчәне Мусин Равил Муса улына юбилей медале тапшырдылар.