Сабада 23 март көнне 7нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелә

2025 елның 21 марты, җомга

Сабада 23 март көнне 7нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелә. Бу юлы табын 1300 кешегә әзерләнәчәк. Саваплы чарада Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыраячак, җәмәгать белән намаз укылачак.

Ифтар “Саба-Арена” спорт залында оештырыла. Керү билетларын бүгеннән үк Саба мәчетеннән алырга мөмкин. Ифтарга һәркем үз өлешен кертә ала – иганәчеләр һәм шәхси затлардан садакалар кабул ителә, Саба мөхтәсибәтенә табын әзерләшергә волонтерлар чакырыла.

24 март көнне ифтар район үзәгендә мәктәп укучылары өчен дә оештырылачак. Саваплы мәҗлестә 700гә якын бала авыз ачар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International