"Игенче" дә даими медицина тикшерүе уздырылды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

  "Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә  ел саен үткәрелергә  тиешле даими медицина тикшерүе уздырылды , аны Казан шәһәреннән килгән квалификацияле табиблар үткәрде.

  Мондый тикшерүләрнең максаты-хезмәткәрнең сәламәтлеге динамикасын күзәтү,  авыруларны ачыклау, профилактик чараларны вакытында үткәрү. Быел хезмәткәрләргә медицина тикшерүен түбәндәге составтагы табиблар бригадасы үткәрде: невролог, оториноларинголог, терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург. Хезмәткәрләр тиешле анализлар тапшырдылар, ЭКГ үттеләр.

  Медицина тикшерүе кысаларында алган хезмәтләрнең сыйфатыннан барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International